Кече Мәме авыл җирлеге волонтерлары хәрбиләргә маскировка челтәрләре үрә

Кече Мәме авылы клубында эш кайный - бер төркем волонтерлармаскировка челтәрләре үрә. Мондый челтәрләр - махсус операция зонасында кулланыла торган бик кирәкле әйберләрнең берсе. Бу - бик зур ярдәм, дөрес ясалган маскировка челтәрләре пилотсыз очкычлардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, хәрбиләрнең гомерләрне саклап кала ала.
Әлеге изге эшкә кушылучыларның күпчелеге - лаеклы ялдагы апалар, иң өлкәненә 72 яшь.
Бу җирлектә солдатларга ярдәмне күптәннән оештыралар, районда гына түгел, республика күләмендә үткәрелгән акцияләргә дә теләп кушылалар. Оекбаш бәйләү, җылы юрганнар, башка кирәк-яраклар җыю, токмач кисү дисеңме, барысында да бердәм булып катнашканнар, 3,5 центнер окоп шәмнәре генә әзерләп җибәргәннәр.
- Маскировка челтәрләрен узган елның җәендә үк үрә башладык. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Нина Дунаева белән актив волонтерыбыз Юлия Токсарова, июль башында «Салават күпере» спорт комплексында үткәрелгән мастер-класска барып, маскировка челтәре үрергә өйрәнеп кайтты. Моның өчен Лаештан волонтер Зинаида Иванова килгән иде. Шуннан соң бу эшне үзебездә башлап җибәрдек, - диде авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева.
Маскировка челтәре үрү өчен кирәкле махсус каркасны Елена Николаевна тормыш иптәше Олег белән бергәләп, өйдә кул астында булган материаллардан ясаганнар. Башка кирәк-яракны, халыктан җыелган акчага интернеттан заказ биреп кайтарталар. Акчалата ярдәмне шушы җирлек халкы гына түгел, монда туып-үсеп, шәһәрдә яшәүчеләр дә, бүтән авыллардан да күрсәтәләр икән. Шушы эшне оештырып йөрүче тагын бер актив волонтер Людмила Козина күпме акча җыелуы, нинди бәягә материаллар алынуы турында авылның ватсаптагы группасында җентекләп отчет ясап бара.
- Безнең, маскировка челтәрләре үрүчеләрнең дә, ватсапта махсус төркеме бар. Шунда хәбәрләшеп, аралашып торабыз. Челтәр үрүчеләр, эшкә барган кебек, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, һәр көнне иртәнге сәгать сигезгә мәдәният йортына килә. Кече Мәме, Малалла, Бортастан барлыгы 25ләп кеше җыела. Төшке ашны да, өйдән алып килеп, монда гына ашыйбыз. Һәркемнең үз вазыйфасы, эш урыны бар. Заказлар күп, көненә 2-3 челтәр үрелә. Аларны, районнан гуманитар йөк киткәндә яки егетләрнең үзләренә аерым биреп җибәрәбез.
Һәр эштә дә өлгер Кече Мәме уңганнарының кулларына күз иярми. Җитезлекләренә, җырлый-җырлый эшләүләренә сокланмый мөмкин түгел. Бу оста куллар 52ләп маскировка челтәре үрергә өлгергән инде. Никадәр солдатка ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калганнар дигән сүз. Шушы игелекле гамәлләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның рәхмәт сүзләре булып кайткач, тагын да канатланып эшлиләр. Ирешелгәннәре әле чик түгел, алга таба да ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәргә уйлыйлар.

Пікірлер

    Келесі