Җилфер-җилфер җил искәндә - Ахтям Замалиев
Сара Садыйкова, Фәрит Хатыйпов - көе
Әхмәт Ерикәй - сүзләре
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Дулкын уйный күлләрдә.
Иркәмне иркәләгез, дип,
Үзем куштым җилләргә.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Бөркән зәңгәр шәлеңне.
Иртән искән язгы җилдән
Сора минем хәлемне.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Иелә-сыгыла бөдрә тал.
Җил шикелле кайттым, иркәм,
Тизрәк чыгып каршы ал.
Җилфер-җилфер җил искәндә,
Тынгы белми ак каен;
Сагынып кайттым, кил яныма,
Кил, кояшым, кил, аем!..
Пікірлер: 14
Бигрәк моңлы жырлыйсыз, җырның сүзләре ичтәлекле матур, зур рәхмәт!
Душевно... ❤❤❤❤❤❤❤
Это настоящий божий дар
Шәп! ❤
Афарин унышлар юлдаш булсын тавышыгыз бигерак матур, ягымлы
шэп! эфэрин!
Шэээээп жырлый: Талант Самородок!
Тагын да жырлаганыгызны котэбез❤
Молодец Эхтэм 👍👏
@Zamaliev-Ahtyam
8 күн бұрын
Рэхмэт!
@nailjaasan4550
8 күн бұрын
Зур Рәхмәт Сезгә, Ахтям, Иҗатыгыз белән безне таныштыруыгыз очен! 🙏👍👍👏👏😍
ЖИЛФЕР ҖИЛ ИСКЭНЕН АК КАЕННАР ТИЗРӘК ТОЯ ШУЛ, АК КАЕННАР ТАТАРНЫҢ УРМАН, ЯРАТКАН СИМВОЛЫ ЭХТЭМ ЗАМАЛИЕВ НЫН УЙНАП, МАТУР ИТЕП ҖЫРЛАВЫ БУ ЖИЛФЕР - ЖИЛФЕР ҖЫРЫН МОҢГА КУМЭ.
@Zamaliev-Ahtyam
5 күн бұрын
Бик Зур Рэхмэт