"Чит илләргә чыксан" - Ахтям Замалиев башкаруында

Чит илләргә чыксаң…
Китмә, диләр, бездә калып җырла…
Әллә инде аңлый алмыйлар:
Туган илдән киткән сандугачлар
Чит җирләрдә сайрый алмыйлар.
Мин сандугач түгел, җырлыйм өзелеп,
Туган якка уем тартылган;
Сандугачтай читтә саргайганчы,
Очып кайтам җырым артыннан.
Адашканнар, сагынып тилмергәннәр
Бу җырымнан эзләп тапсыннар,
Телсез-җырсыз калган сандугачлар
Туган илләренә кайтсыннар.
Мин сандугач түгел, җырлыйм өзелеп»
Илсез саргаюлар чын икән…
Чит илләргә чыксаң, озак торма,-
Гыйбрәт алыр өчен чык икән.
Мин сандугач түгел, җырлыйм өзелеп.
Туган якка уем тартылган;
Сандугачтай читтә саргайганчы,
Очып кайтам җырым артыннан.
Сара Садыйкова көе
Илдар Юзеев сүзләре

Пікірлер: 13

  • @fanusagalieva974
    @fanusagalieva97418 күн бұрын

    Вэт жырли,тэк жырли,👍👍👍💥🎉💥🎊🎉💥🎊🎉🎊шак катып тынларлык,искитмэле тауышы,рэхэтлэнеп рэхмэт,ижади унышлар,💐💐💐алкошлим 👏👏👏👏👏👍👏👏👏👏👏👏🥳💐🎊💥🥳👏👏👏👏👏👏👏🎉💥🎊🎉🎊🎉🎊🎉🎊🎉💥🥳👏👏👏👏👏👏👏❤❤❤🙏🙏🙏

  • @Zamaliev-Ahtyam

    @Zamaliev-Ahtyam

    18 күн бұрын

    Зур Рэхмэт!)

  • @Gulnara-ns7tw

    @Gulnara-ns7tw

    18 күн бұрын

    🙏🙏🙏🌹

  • @user-cz2sb1rm3q
    @user-cz2sb1rm3q18 күн бұрын

    Собханалла, тэмле дэ жырлыйсын да инде. Бишленен дэ ниндие эле, симезе, плюслысы. 👍

  • @Zamaliev-Ahtyam

    @Zamaliev-Ahtyam

    18 күн бұрын

    Зур Рэхмэт!

  • @Gulnara-ns7tw

    @Gulnara-ns7tw

    18 күн бұрын

    Бишле булгач Динә апа инде)))🌹🌹🌹

  • @Gulnara-ns7tw
    @Gulnara-ns7tw18 күн бұрын

    👏👏👏🌹

  • @HassnaAlmas
    @HassnaAlmas12 күн бұрын

    Бик матур, әмма гармун берникадәр җырчы тавышын күмеп китә. Гармунга өстенлек бирмәскә!!😊

  • @Zamaliev-Ahtyam

    @Zamaliev-Ahtyam

    9 күн бұрын

    Рэхмэт, истэ тотырбыз)!

  • @user-nm4ty5pl1c
    @user-nm4ty5pl1c18 күн бұрын

    Остарганнан остара барасың,молодец!

  • @Zamaliev-Ahtyam

    @Zamaliev-Ahtyam

    18 күн бұрын

    Зур Рэхмэт!

  • @user-rk3sz4ni3j
    @user-rk3sz4ni3j18 күн бұрын

    БИК МАТУР ҖЫР, ЧИТ ҖИРЛӘРГӘ ЧЫКСАҢ, ОЗАК ЙЭРМЭ,ЧИТ ҖИРЛӘРГӘ ЧЫКСАҢ ЯЛГЫЗ ЙЭРМЭ ТАТАР ҖЫРЛАРЫН ЫН СУЗЛЭРЕ ДӘ, КЭЕ ДӘ БИК ЯКЫН БАШКАРУЧЫСЫ МОНДЫЙ ҖЫРНЫ БАШКА ЮК!

  • @Zamaliev-Ahtyam

    @Zamaliev-Ahtyam

    18 күн бұрын

    Зур Рэхмэт!

Келесі