Мәңгелек дан!

#моиБизяки
#хәтерхәтирә
#китапханәчеязмасы
1941 елның 22 июнь иртәсе, якшәмбе көн. Иртәнге сәгать 4 тә фашистлар Германиясе бернинди кисәтүләрсез туган илебез Советлар Союзына бәреп керә. Безгә сугыш башланганчы фашистлар инде Австрия, Чехословакия, Польша, Францияне һәм Европаның башка илләрен басып алган булалар. Бу илләрнең промышленносте инде фашистларга эшли. Шуңа күрә, алар Мәскәүне 3-4 ай эчендә алып, Октябрь бәйрәме көннәрендә башкалабызда хәрби парад үткәрү турында хыялланалар. Барлык совет халкы фашист илбасарларына каршы бердәм булып сугышка күтәрелә. Бөек Ватан сугышы - кешелек тарихында иң каты, иң газаплы сугыш башланып китә.
Сугыш башлану турындагы хәбәрне Левитан радио аша игълан итә. Бу хәбәр көн урталарына безнең Бәзәкә авылына да килеп җитә, авылда шау-шу куба. Икенче көнне үк авылның 26 ир-егетенә сугышка чакырылу турында повестка килә. Бу ирләрне озатырга бөтен авыл күтәрелә. Атларга төялеп “Герман көе”н җырлый-җырлый алар соңгы кабат авылны әйләнәләр. Олысы-кечесе аларны авыл башына кадәр чыгып, фашистларны җиңеп исән-сау кайтуларын теләп озатып калалар. Ләкин, бик күпләргә кайту насыйп булмый шул.
Бу елларда киткәннәр сугышта, тылдагылар авылда “кайтыр әле” дигән өмет белән яши. Сугыш елларында бу меңнәрнең язмышы. Әнә шундый меңнәрнең бары тик берсе турында сөйләп китәсем килә бүген.
1941 елның җәй башында Гайнетдинова Камал апаларга Фирганәдән кунаклар кайтып төшәләр. Ничә елга бер кайту, кунакка алдырулар... Ләкин, көтмәгәндә башланып киткән сугыш кунакларны кире китәргә мәҗбүр итә. Камал апа аларны Бондюгка кадәр озата бара. Бу - 27 июнь көне була.Шул көнне Бәзәкәдән бары тик бер кешегә, Камал апаның газиз ире Муллаян абыйга повестка тапшыралар. Шулай итеп, фронтка чыгып китәсе ирен үз йортыннан озатып җибәрү насыйп булмый Камал апага. Алар Бондюг пристанендә соңгы тапкыр күрешәләр... һәм аерылышалар. Соңыннан билгеле булганча, бу саубуллашу мәңгелеккә була.
Ел ярым вакыт үткәннән соң Гайнетдинов Муллаян турында “хәбәрсез югалды” дигән хәбәр килә. Ә 44-нең 1 апрелендә почтальонка Нәсимә Камал апага яңадан бер хәбәр, “ирең исән” дигән язу китерә. Халыкта 1 апрель алдау көне булганлыктан, Камал апа бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белми. Ләкин шулай да, аның Муллаян абыйга булган керсез мәхәббәте өмет чаткысына сүнәргә ирек бирми, һәм ул көтә. Гомере буе улы белән, 1 ел да 9 ай яшәп калган ире Муллаянны көтә. Камал апа белән бергә, яудан кайтмаган ирләренә тугрылык саклап, безнең Бәзәкә авылында тагын Нигъмәтуллина Фатыйма, Бикмухаметова Хәтимә, Сабитова Хәлимә, Ахметзянова Кәшифә, Гайнетдинова Нуриәсма, Хәбибуллина Маһинур, Нигъмәтуллина Хәтирә, Камалетдинова Салиха апалар да көтәләр.
Китапханәче Ф.Бәшәрова, Менделеев районы, Бәзәкә авылы

Пікірлер

    Келесі