Караоке - "Сафия такмаклары" Татарча жырлар | Татарская народная песня KaraTatTv
Ойын-сауық
Татар халык җыры
"Сафия такмаклары"
Идәнегез тигез икән,
Фанер җәйдегезме әллә?
Килдегез дә утырдыгыз,
Тамыр җәйдегезме әллә?!
Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.
Беләзегем-йөзегем,
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярларым юк, -
Сөярмен әле үзем.
Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.
Агыйделнең суы ага,
Су астыннан ком ага.
Матурлар чибәргә бара, -
Мине кайсыгыз ала?
Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.
Народные татарские песни караоке на канале KaraTatTV.
Караоке в хорошем качестве онлайн бесплатно!
Tatar folk songs on the karaoke channel KaraTatTV.
Karaoke in good quality online for free!
Пікірлер: 5
ПРЕКРАСНАЯ ВЕСЕЛАЯ ТАТАРСКАЯ ПЕСНЯ ПОНРАВИЛАСЬ ОТ ДУШИ!СПАСИБО ОГРОМНОЕ !
БИК яхшы
мы под эту песню есть танец на татарских танцах
Класс
БИК яхшы