Күн авылы көе. Татар халык жыры. Жырнын сузлэре видео астында.
Музыка
#күнавылыкөе#гармонист#музыка#уйнагызгармуннар#татарчакойлэр
Мой канал на Дзен- dzen.ru/mingazovazgam
Для тех, кто хочет выразить благодарность:
(Сбер) 408 178 107 6200 596 1316
Мингазов Азгам гармунда уйный./ Күн авылы көе. Татар халык жыры.
Биек тауларның башында
Утырып уйлар уйладым;
Утырып уйлар уйлар өчен
Үскән икән буйларым.
Тальян гармун телләрендә
Уйный биш бармак кына;
Агач яфраклары кебек
Саргаям салмак кына.
Гармун бәләкәй булса да,
Әйтә ул кирәкләрен;
Сикереп суларга төшәрсең,
Янса яшь йөрәкләрең.
Сандугачым, сайрап җибәр,
Талларың тамырлана;
Салкын сулар эчеп кенә
Йөрәгем сабырлана.
Басу капкасын чыккач та
Күтәрелде томаннар;
Дөнья хәлен белеп булмый,
Сау булыгыз, туганнар.
Пікірлер: 2
Бик зур рэхмэт!❤
Матур кой!🌹🌹🌹