Хәерле көн, Татарстан! (17.05.24) “Өйгә илтүче юл” тапшыруы

Дөньяда бер төсле кешеләр булмаган кебек,бер төсле язмышлар да юктыр.Булса да, бик сирәктер мөгаен. Казахстанда туып, Татарстанда гомер итүче Роза ханым Шәйфетдинованың да язмышын шаккатып, бәйнә бәйнә сөйләрлек. Бүген сезгә тәкъдим итәсе “ Өйгә илтүче юл” тапшыруының чираттагысы, әнә шул , зәвыклы гөл чәчәге исемен йөрткән ханым һәм аның зур тату гаиләсе турында.
“Өйгә илтүче юл” тапшыруы Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәмендә эшләнә. Бу дөньяда һәркем үз бәхетен үзе кора. Үз бәхетебезне үз кулыбызда саклый белсә идек дигән теләктә бүгенгә саубуллашабыз. Исәнлектә күрешик.

Пікірлер

    Келесі