Дилбәр Булатова - Кунак мунчасы
Ойын-сауық
Ә без кунакка китеп барабыз. Аръякка. Нәнәйләргә, мунча керергә.
Кинәт… Зәңгәрсу-кара күк йөзе тибрәлеп китә, эре-эре йолдызлар урыннарыннан кубып җиргә коела башлый дисәм… әти мине күтәреп үзенең иңбашына утырткан, имеш. Миңа, биш яшьлек олы кызга, әти җилкәсендә бару оят та кебек. Тик бу хакта бөтенләй онытам да, тәү күргәндәй, як-ягыма күз салам. Моңарчы астан, җирдән баш күтәреп, авыз ачып карап барган дөнья кинәт кечерәеп калган! Минем түгел, әтинең дә колачы җитмәс каенннар тәбәнәкләнеп җиргә чүккәннәр; әллә кайда, аста, әтинең сүчинкәләре астында, баш әйләнерлек түбәндә җемелдәп яткан кар, миңа ачуланып теш шыгырдата.
Безнең янәшәдән атлаган, кышкы пәлтә, башына бәйләм башлык кигән әниемә күз салам. Ул юрганга төрелгән энемне күтәргән. Беләбез юрган хәлләрен - кысыклыгы аның, уңайсызлыгы… Ә әтинең иңбашында юрган михнәтләренең берсе дә юк.
Салам, силос кисәкләре чәчелеп яткан чана юлы тап-такыр. Ара-тирә тупчыклар - ат «койрыгыннан» төшеп калган шарчыклар очрый. Әти кайчак аларны тибеп-тибеп җибәрә. Әтинең муенына ныграк ябышам, танавым аның колакчынлы, зур төлке бүрегенә килеп төртелә, тик мин куркып та карамыйм. Ник куркыйм, минем әти - авылдагы иң көчле, иң озын кеше. Һәрхәлдә, мин белгән кешеләр арасында. Иң кырысы да. Шуңа күрә мин сыңар өн дә чыгармаска, әтиемнең ачуын кузгатмаска, югарыдагы рәхәт мизгелләремне ничек тә озаккарак сузарга телим.
Кинәт йолдызлар тагын урыннарыннан куба, тик бу юлы алар дәррәү өскә чөеләләр - әтинең озын куллары мине юл читенә төшереп куя. Кар өстендәге юка гына бозлы ялтыравык элпә мине күтәрерлек түгел. Батуым бер хәл, атлап китә алмый этләнәм. Әни кулындагы энем әти кулына күчә, әни мине кар эченнән тартып алып, әйләнә-тирәдәге бердәнбер таяныч - көндезге җепшектән соң төнгелеккә катып киткән юлга бастыра.
Елга аша чыгасыбыз бар, шуңа төшерделәр инде мине кулдан. Уң якта өңрәеп, кап-кара шәүлә булып тегермән өе кала. Бу турыдагы күперне тегермән күпере дип атыйлар, ат күпере дә диләр, чөнки аңардан җигүле ат белән дә чыгып йөрмәле.
Безнең инеш бәләкәй генә булса да бик йөгерек, бик җитез үзе. Шуңадырмы, ярларын уеп, ашап бетереп, әллә кайдан, төптән агып ята. Шуып төшәргәрәк исәп бар, тик картәтием быел гына алып биргән өр-яңа кара пималарым тыңлап та карамый. Ирексездән, гөжемгә йөгереп төшеп китәм. Егылмыйм, абынмыйм - беләм бу төшнең холкын. Дөбер-дөбер килеп, такта күпердән чыгабыз. Күпер астыннан, кар каплаган инешнең шылтырап агып яткан тавышы ишетелә. Үзалдына нидер сөйләнә-сөйләнә каядыр китеп барган эшлекле генә, үз-үзеннән бик канәгать кенә тере бер җан ияседәй тоела ул миңа. «Прибет!» дим аңа, дус кызларыма дәшкәндәй иттереп.
Карасам, әтиләр теге ярга инде менеп җитеп баралар. Җан-фәрманга мин дә алар артыннан чабам. Бая шумый тискәреләнгән пималарым хәзер таеп интектерәләр. Әтиләр инде яр башында. Безнең әти дә, әни дә бик иркәләп, мәмиләнеп тора торганнардан түгел, көтми китеп барулары да бар. Ашыгудан абынып егылам, гарьләнеп елап җибәрәм, үзем һаман мүкәйләп булса да өскә үрмәлим.
Менеп җитүемә, их, нинди бәхет (мин әлегә бу сүзне белмим, ләкин аның ни икәнен, нинди икәнен әтинең киң җилкәсендә тоям), йолдызлар тагын елпылдап җиргә коела; ярның ике ягын тутырып үскән, өнсез генә, сабыр гына утырган каеннар тагын кечерәеп калалар…
Ат дубырын уң яклап урап, нәнәйләргә турыдан киттек. «Бу як басудагы салам эскертләрен ачтык», ди әти. Әни үзебезне кайгырта: «Халыкка салам бирмиләрме әле?» - ди. Мин әтинең ни дип җаваплавын ишетмим, ат абзарын тыңлыйм. Әчкелтем силос исе аңкый. Утардагы берничә каракучкыл шәүлә, бездән өркеп, пошкырынып, аргы башкарак күчеп баса. Дубырның бүрәнә стенасы аша дөпелдәгән, кешнәгән, тибешкән тавышлар ишетелеп кала.
Нәнәйләргә барып җитүебез сизелми дә. Йортның урам як өч тәрәзәсе ялт итеп балкып тора, мунча тәрәзәсендә ут яна, күтәрмә өстендәге, тыштагы лампочканы да кабызганнар.
- Башыгызга мендерегез әле баланы, - ди гөр-гөр килеп безне каршыларга чыккан нәнәй. - Төшерәлмәссез дә аннары…
«Тәхет»емнән колак кактыралар. Күтәрмә төбендә яткан каз канатын алып, әтиемнең сүчинкә йөзенә кунган, сары кайры тун чабуына ябышкан карларны себерергә тотынам. Әнинең буркиларына бозланып кар сарган. Канатның сырты белән дә алдыралмагач, себерке сабы белән кыргычлыйм.Үземнең пималар да шул рәвешчә тазартыла. Аякларыбызны бер-берсенә бәрә-бәрә, пима төпләрендәге карны идәндәге паласка коеп калдырырга тырышып, караңгы чолан аша үтеп, өй ишеген ачабыз.
Һәм якты, җылы, парлы дөнья кочагына чумабыз. Токмачлы аш, бәлеш, компот исе, тагын әллә нинди тәмле исләр болыты чорнап ала. Тунымны, башлыгымны салып элгечкә эләм дә түргә йөгереп кереп китәм.
Олыларда минем кайгы түгел хәзер. Әни түрдәге караватта энемне юрганнан арындыра. Әти өстәл артына кереп кунаклаган. Табын белән кәбәркә арасында бөтерелгән нәнәйнең бөтен игътибары әти белән әнидә. Ирек! Азатлык! Ачуланучы да, «тегеләй ит, болай ит», дип тарткалап торучы да булмаячак беразга!
Пікірлер: 27
Гажэп дэрэжэдэ балачакны, дорес тэрбия бируне, якын туганлык хислэрен, табигать тосмерлэрен бик тэ оста тасфирлап, кунеллэргэ утеп керерлек эсэр, балачакка кайтарып, хислэрне ташытты. Язучыга да, укучыга да рэхмэтлэр яусын!!!
Уш китмэле эсэр, рэзмэт яусын, бэлэкэй чакларга кайтып килгэн кебек булдым
Бэхетле балачак искэ тоште. Донья рэхэте: туганнар жыелган чак, мичтэ тэмле ризыклар пешеп чыга, кышкы идэннен салкыны да бер китереп бэрде бит)). Э ул тылсымлы ачырга ясакланган тартма дим мин сезгэ)) - ул изолентанын исе борынымда тотэ
Бик матур эсэр.Балчакка кайтып килдем.Рэхмэт автора,укучы Резедэга, Китап FM га.Елаттыгыз😢
Зур рэхмэт!!!❤❤❤
бик дулкынланып тынладым.,Хикэя минем балачакларга туры килэ, охшаш яклары куп. Монсу булып китте, рэхмэт
Бигрэк дерес язылган хэм бик матур укыйсыз . Аллахнын рэхмэтендэ булыгыз
Янгын күренешләре ифрат та оста тасвирланган... "Китап" радиосы тәфдирчесенә зур рәхмәт: осталыгына сокланырлык.
Матур уҡыйһығыҙ🤔👍👏
Бик матур хикәя. Оста чагыштырулар, якты образлар... Иҗат уңышлары телим Сезгә. "Койрыктан төшеп калган тупчыклар" гына ни тора!))
ХЭЕРЛЕ КИЧЛЭР!!! РЭХМЭТ, СЭЛЭМЭТ БУЛЫГЫЗ БАЛАКАЙ, БИГЕРЭК МАТУР ИТЕП УКЫЙСЫЗ. ЙЭРЭККЭ УТКЭЗЕРЛЕК ОКШАДЫ ХИКЭЯГЕЗ. МЕН РЭХМЭТ ДИЛБЭР БАЛАКАЙ БУЛДЫРАСЫН....ТАГЫ ШУНДЫЙ МАТУР ХИКЭЯЛЭР КЭТЕП КАЛАБЫЗ....🙏🙏🙏❤❤❤😘😘😘👍👍👍👍
Бик матур укыдыгыз, рэхмэт, кунелгэ рэхмэт Будды, тагын котэбез❤
МОЛОДЕЦ ДИЛБЭР БАЛАКАЙ, БИГРЭК МАТУР ИТЕП ЯЗГАН.....!!! КАШКАРЫМА БАЛА ЧАГЫМА КАЙТКАН КЕБЕК БУЛДЫМ, МЕН МЕН РЭХМЭТ, ХИКЭЯГЕЗ ЭЧЕН!!! ХАЗИПОВА ТЭНЗИЛЭ 🙏🙏🙏🙏❤❤❤❤😘😘😘😘👍👍👍👍
Искиткеч гыйбрэтле эсэр,,, Резиденции эсэрнен нэкъ узеннэн - узэгеннэн,,,, артисткага унышлар телим,,, Милли радио - супер
Резедә Сәләхова укыды... Ә Дилбәр Булатова язды!!!
Бар яктанда унган актриса резеда умница Рахмат
Ииих, шундый рәхәт итеп тыңладым инде . Тәмле итеп укуыгыз өчен зур Рәхмәт 🤲
Рэхмэт "Китап". Белэкэй чакка кайтып килгэн кебек булдым.
Рэхмэт🌺
❤❤❤
Бик рәхәтләнеп тыңладым, рәхмәт укучыга. 🌹
Рәхмәт,яҙыусыға!Беҙгә уҡып,еткереүсегә!Бик матур әҫәр.Бала-саҡҡа ҡайтып килгәндәй булдым!🌺🌺🌺
Ряхмят! Балалык доньясына саяхят очень.
Бик матур, язылган,укучы бик матур укый тыңларга рәхәт, Бала чакны хәтерләтә.
Дөрөҫ яҙылған әҫәр🙏👏
Спасибо очень красивый рассказ.
Рэхмэт, шундый темле итеп укыйсыз, тынлыйсы да тынлыйсы килэ. Тагы котеп калам.